Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Яшәеш

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда урманнарда югары янгын куркынычы булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республика Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

— 2026 елның 8–12 мае көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) көтелә, — диелә хәбәрдә.

Барлыгы янгын куркынычының биш сыйныфы бар.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә. Халыкка учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Мангалда азык әзерләү өчен ачык ут куллану да тыелган.


Нет комментариев