Татарстанда Сабантуй һәм Каравонның 2026 елгы даталарын расладылар
Татарстанда 2026 елга Сабан туен һәм Каравон рус халык бәйрәмен уздыру даталарын расладылар. Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында басылып чыкты.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
2026 елда Сабантуй республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә 6 һәм 7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә планлаштырылган, ә Казанда – 20 июньдә узачак.
Сабантуй, кагыйдә буларак, июнь аенда уздырыла: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә аны авылларда һәм авыл җирлекләрендә билгеләп үтәләр, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә бәйрәм ителә, тагын бер атнадан төп бәйрәм Татарстан башкаласында уза.
Каравон бәйрәме 2026 елда 23 майда узачак. Традиция буенча аны Татарстанның Лаеш районы Никольское авылы кабул итәчәк.
Республикада каравон 1993 елдан бирле ел саен уздырыла. Рус фольклоры фестивале 2003 елда Татарстанның дәүләт бәйрәме статусын алды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев