Яңа федераль закон нигезендә, мондый чыгарылыш укучылары аттестатсыз да, 9 сыйныф тәмамлау турында белешмә нигезендә, бушлай эшче һөнәр үзләштерә алачак.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Музипов хәбәр иткәнчә, алар өчен 31 һөнәр буенча уку мөмкинлеге каралган. Алар арасында пешекче, буяучы, слесарь, токарь, тегүче, тракторчы, электр җиһазларын ремонтлау, хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һәм башка һөнәрләр бар.
Хакимият вәкилләре сүзләренчә, мондый укучылар саны күп түгел — ел саен 8–13 кеше.
Уку Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм республиканың башка шәһәрләрендәге көллиятләр һәм техникумнарда оештырылачак.
Нет комментариев