Татарстанда Ураза бәйрәме хөрмәтенә халыкны кыска эш атнасы көтә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
20 март, җомга, рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде. Бишкөнлек эш атнасында өч көн рәттән — җомгадан якшәмбегә кадәр ял итәчәкләр.
Шул ук вакытта, 19 март, пәнҗешәмбе, кыскартылган эш көне булачак.
Ураза бәйрәме — изге Рамазан аенда ураза тотуның тәмамлану көне, ул ике төп мөселман бәйрәмнәренең берсе. 2026 елда Ураза 19 февральдән 19 мартка кадәр дәвам итә.
Челнинские известия
Нет комментариев