Татарстанда кофе 33%ка кыйммәтләнгән
Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда бер ел эчендә табигый бөртекле кофе бәясе өчтән бергә арткан һәм 2026 елның февраленә килограммына ике мең сумга җиткән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу гомумроссия күрсәткеченнән шактый югары: ил буенча шул ук продукт 24%ка кыйммәтләнгән.
Республикада эретелмәле кофе бәясе 28,2%ка үскән һәм хәзер аның кг 3 366 сум тора. Гомумән Россия буенча эретелмәле кофе акрынрак кыйммәтләнгән — 17,55%ка, кг 4 200 сумга кадәр. Шулай итеп, бәяләрнең үсеш темпы югарырак булуга карамастан, Татарстанда эретелмәле кофе әле дә ил буенча уртача күрсәткечтән арзанрак.
Кофеханәләргә һәм тиз хезмәт күрсәтү учреждениеләренә бару җүнрәккә төшә.
Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев