Яшәеш

Татарстанда ипотека ставкалары дүрт ай эчендә ике процентка диярлек төшкән

2026 елның июнь нәтиҗәләре буенча, Татарстанда уртача үлчәнгән ипотека ставкасы 9,1% тәшкил иткән.

Бу шул ук елның март ай күрсәткеченнән 1,72 процентка азрак, әмма 2025 елның декабрендәге дәрәҗәдән (7,96%) югарырак булып кала. Бу хакта Россия Үзәк банкы аналитикасы раслый.

Июнь аенда ипотека кредитлары бирү срогы 25,7 елга җиткән. 2026 елның марты белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 15,6 айга арткан, әмма 2025 елның декабренә карата 11,6 айга кыскарган.

Июньдә бирелгән ипотекалар саны 3,5 меңнән арткан. 2026 елның февраленнән бирле бу күрсәткеч чама белән 56%ка үскән, гәрчә 6 меңнән артык кредит бирелгән 2025 елның декабрь аена караганда бу сан шактый калыша әле.

Татар-информ


Нет комментариев