Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр аталды
Яшәеш

Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр аталды

Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансия – УЗИ белгечлеге булган табиб-акушер-гинеколог.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Мондый белгечләргә айга 200 мең сумнан артык хезмщт хакы түләргә әзерләр. Бу хакта «Татар-информ»га эзләү хезмәте Superjob хәбәр итте.

Икенче урында – стоматолог-терапевтлар. Алар аена 150 мең сумнан артык хезмәт хакына ия була ала. Өченче урында – программистлар – 175 мең сум.

Бишлеккә шулай ук IT-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре производство участогы башлыгы (122 мең сум) керде.

Татар-информ


Нет комментариев