Татарстанда ел башыннан суда 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарып калганнар
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан суда 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарып калганнар

8 июнь мәгълүматлары буенча, Татарстанда ел башыннан суда 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарып калганнар.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары – Татарстан буенча кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев хәбәр итте.

«Республика территориясендә кече көймәләр белән 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 7 кеше һәлак булган һәм 7 кеше коткарылган. Ел башыннан кече көймәләрне файдалануның 166 бозу очрагы ачыкланган. Идарәчеләрнең кагыйдәләрне бозу очраклары өчен 18 көймә махсус тукталышка урнаштырылган», – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта республикада кече көймәләр өчен 40 база-тукталыш теркәлгән, 55 пляж декларацияләнгән, дип билгеләде Мокеев.

Татар-информ


Нет комментариев