Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында 1,6 мең автомобиль тикшерелгән
Татарстанда 1 июньдә «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында старт алган «Чиста һава» оператив-профилактик операциясе дәвам итә.
Белгечләр автомобильләрнең экологик таләпләргә туры килүен тикшерә һәм атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән нормадан артып китү очракларын ачыклый. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейдларны Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе вәкилләре белән берлектә үткәрә. Тикшерүләр вакытында бензин, дизель һәм газ белән эшләүче автомобильләрнең техник торышы бәяләнә.
Бүгенгә кадәр белгечләр 1 641 транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 1 373е – җиңел автомобиль, 81е – йөк машинасы, 187се – автобус. Тикшерелгән машиналарның 21ендә (1,3 процент) чыгарылган газлардагы зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән нормадан артып китүе ачыкланган.
Чаралар республиканың 14 муниципаль берәмлегендә үткәрелгән. Алар Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Лениногорск, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Балтач һәм Теләче районнарында, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә узган.
Экологик нормаларны бозган автомобиль хуҗалары белән аңлату эшләре алып барыла, аларга атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге закон таләпләрен үтәү кирәклеге искәртелә. Моннан тыш, ачыкланган хокук бозулар буенча административ беркетмәләр төзелә.
«Чиста һава» операциясе Татарстанда ел саен үткәрелә. Аның төп максаты – автомобиль транспортыннан атмосферага килгән зыянны киметү. Операция кысаларында белгечләр чыгару системаларының техник торышын һәм зарарлы матдәләрнең күләмен тикшереп, экологик нормаларның үтәлешен контрольдә тота һәм машина хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга ярдәм итә.
Республика юлларында тикшерүләр 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев