Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда берьюлы өч бала туган гаиләләргә түләүләрне 100 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар

Татарстан Рәисе указы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Документ буенча, һәр яңа туган балага бер тапкыр бирелә торган түләүне 10 меңнән 100 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр. Ягъни ун тапкырга күбрәк. Бу берьюлы өч яки аннан да күбрәк бала туган очракларга кагыла.

Шулай ук мондый балаларга бер ярым яшькә кадәр ай саен бирелә торган пособиене дә арттырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта ул һәр балага мең сум тәшкил итә. Аны яшәү минимумына кадәр күтәрергә телиләр — бу аена бер балага 15 мең сумнан артык дигән сүз. Пособие күләме яшәү минимумы үзгәргән саен автоматик рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Моның өчен яңа гариза бирергә кирәк булмаячак.

Искәртеп узабыз, Татарстандагы күпбалалы гаиләләр йорт төзү яки хуҗалык алып бару өчен бушлай җир участогы да ала ала. Ә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре өчен бүтән вариант бар — участок урынына 200 мең сум акча алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта указ проекты экспертизада. Әгәр аңа кул куйсалар, үзгәрешләр үз көченә керәчәк.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев