Татарстанда алкоголь белән агуланудан 71 кеше һәлак булган
Яшәеш

Татарстанда алкоголь белән агуланудан 71 кеше һәлак булган

Дүрт ай эчендә (гыйнвардан апрельгә кадәр) Татарстанда алкоголь белән агуланудан 71 үлем очрагы теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

РФ Роспотребнадзорының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, барлыгы республикада 155 агулану очрагы теркәлгән. Агуланганнарның күпчелеге — өлкәннәр, ә 10 агулану балалар арасында теркәлгән.

Идарәдә кисәтүләренчә, алкогольне таныш булмаган шәхесләрдән һәм интернет аша сатып алырга ярамый. Продукциянең чыгышын раслаучы документларның булмавы сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч тудыра.

Татар-информ


Нет комментариев