Татарстанда 30 градуслык эсселек һәм яшенле яңгырлар көтелә
Яшәеш

Татарстанда 30 градуслык эсселек һәм яшенле яңгырлар көтелә

Бүген республикада чын җәйге эсселек булачак, әмма урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен яшьнәве ихтимал.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Синоптиклар хәбәр итүенчә:
• Татарстан буенча һава температурасы +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
• Казанда +25…+27 градус булачак.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз!

Яшен вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качмагыз.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәте телефоны: 112.


Нет комментариев