Татарстанда 117 ветеран берьюлы ике пенсия ала ала
Татарстанда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары берьюлы ике пенсия ала ала — картлык буенча страховка һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе.
Россия Социаль фондының республика бүлекчәсе хәбәр итүенчә, бу мөмкинлектән хәзер 117 ветеран файдалана. Ике пенсиянең уртача зурлыгы алар өчен 63 мең сумнан артык.
Моннан тыш, ветераннарга берничә өстәмә түләү дә каралган. Беренчедән, Россия президенты указы белән 2019 елның апрелендә билгеләнгән еллык акчалата түләү — 10 мең сум. Икенчедән, айлык акчалата түләү: сугышта катнашучылар өчен — 6 595,78 сум, сугыш инвалидлары өчен — 8 794,41 сум. Бу суммалар социаль хезмәтләр комплексы бәясен исәпкә алып күрсәтелгән. Шулай ук пенсиягә өстәмә айлык материаль тәэмин итү — 1000 сум.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев