Татарстан хакимияте ракета куркынычы турында төнге кисәтү ситуациясен аңлатты
Казанда 9нчы апрельдән 10нчы апрельгә караган төндә халыкка ракета куркынычы турында кисәтү эшләде. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Хәзер куркыныч туган саен, бер үк вакытта сиреналар, рупорлар, домофоннар, телевидение һәм SMS-тарату эшләячәк. Рөстәм Миңнеханов халыкны бу чарага аңлы рәвештә карарга чакыра.
«Әйе, бу вакытлыча уңайсызлыклар һәм, бәлки, хәтта борчылу да тудырадыр. Ләкина нәкъ менә шундый комплекслы якын килү халыкка куркыныч турында тиз арада хәбәр итәргә һәм вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә», – диелә хәбәрдә.
Халыктан тынычлыкны сакларга һәм кисәтүләрдә язылган һәм әйтелгән инструкцияләр буенча эш итәргә сорыйлар. Шул ук вакытта республика җитәкчелеге саклау подразделенияләре белән берлектә саклану өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Кисәтү – татарстанлыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның мөһим өлеше.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев