Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан Росреестры яңа төзелешләрдә фатир сатып алучылар өчен «кайнар линия» уздырачак

Иртәгә, 4 февральдә, беренчел торакка ихтыяҗ арту сәбәпле, Татарстан буенча Росреестр идарәсе яңа төзелешләрдә фатир сатып алучылар — өлешләп төзелештә катнашучылар өчен кайнар телефон линиясе уздырачак.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линиягә шалтыратып, аерым алганда, өлешләп төзелештә катнашу килешүен ничек дөрес рәсмиләштерергә, өлешчеләрнең нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын, төзүченең ышанычлылыгын ничек тикшерергә һәм йорт файдалануга тапшырылганнан соң фатирга хокуклар ничек теркәлә икәнен белеп булачак.

Сорауларны 10:00дән 12:00гә кадәр Казандагы 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Татарстан районнарындагы кайнар линияләрнең телефоннары исемлеге идарә сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» — «Кайнар линияләр» бүлекләрендә урнаштырылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев