Татарстан «Профессионаллар» чемпионатында компетенцияләр саны буенча рекорд куйды
2026 елда Татарстанда узган «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында 352 компетенция буенча ярышлар оештырылды.
Бу күрсәткеч чемпионат тарихында иң югары рекорд булып тора. Әлеге ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составындагы «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырылды. Бу хакта Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, чагыштыру өчен, узган 2025 елда чемпионат 329 компетенцияне генә үз эченә алган. Федераль оператор тәкъдим иткән исемлек нигезендә, республикада компетенцияләр структурасы яңадан каралган һәм 26 яңа юнәлеш өстәлгән. Алар арасында зоотехникадан алып цифрлы трансформациягә кадәрге төрле өлкәләр бар.
Чемпионатта катнашучыларның гомуми саны 6392 кеше тәшкил иткән. Алар арасында 1932 конкурсант (шуларның 639ы — юниорлар), 1932 эксперт-остаз, 277 баш эксперт, 388 индустриаль эксперт, 50 эксперт-методист, 47 озата баручы, 349 мәйданчыкның техник администраторы һәм 1417 волонтер бар.
Ярышларда уңышка ирешкән конкурсантлар алдагы төбәкара этапта Татарстан вәкилләре булып чыгыш ясаячак. Чемпионат циклының финал этаплары Россиянең Калуга, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак. Мәгълүмат өчен, 2025 елда өч финал ярышында республикадан 52 конкурсант катнашкан иде.
Искәртеп узарга кирәк, «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы быел 17 ноябрьдән 20 февральгә кадәр дәвам итте. Ярышлар Татарстанның 23 районы һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәкләрендә уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев