Татарстан Лисичанскидагы күпбалалы ике гаиләгә адреслы ярдәм күрсәтте
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Лисичанск шәһәренең социаль хезмәт вәкилләре белән бергә фронт сызыгына якын урнашкан шәһәрдә яшәүче күпбалалы ике гаиләдә булды.
Гаиләләрдәге кызлар мәктәптә укый, иҗат белән шөгыльләнә. Алар аеруча мозаика җыю белән кызыксына. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар, китаплар, үстерешле уеннар, буягычлар һәм пластилин бүләк ителде.
Әниләр өчен көнкүреш техникасы, урын-җир кирәк-яраклары, юрганнар һәм сөлгеләр әзерләнгән иде.
Яңа Гасыр (Новый Век)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев