Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Фән һәм технологияләр фонды фәнни-популяр туризмны үстерү өчен грантлар бирә башлый

Татарстан Фән һәм технологияләр фонды (ТР ФТФ) быелдан башлап фәнни-популяр һәм сәнәгать туризмны үстерү өчен грантлар бирә башлый. Бу хакта фонд директоры Тимур Халитов Россиянең йөзенче фәнни-популяр маршруты ачылу тантанасында белдерде.

«Без, республиканың Фән һәм технологияләр фонды, быел фәнни-популяр, сәнәгать туризмын үстерү өчен грантлар программасын эшләтеп җибәрергә телибез. Анда туристик операторлар, сәнәгать предприятиеләре белән координацияләнгән югары уку йортлары катнаша алачак. Быел ким дигәндә өч югары уку йорты фәнни туризм һәм сәнәгать туризмын үстерү өчен безнең грантларны алачак», – диде Халитов.

Фәнгә игътибарны җәлеп итү һәм мәктәп укучылары өчен ял һәм күңел ачу оештыру – грант ярдәме максатларының берсе, дип билгеләде фонд директоры.

"Сезнең, мәктәп укучыларының, фән һөнәр буларак, инженериянең республикада бик кызыклы, шәп, абруйлы, югары түләүле һәм популяр булуын аңлау барлыкка килсен", - дип мөрәҗәгать итте Халитов Иннополис буенча экскурсия уздырган мәктәп укучыларына.

Россиянең йөзенче фәнни-популяр маршруты Татарстанда эшләтеп җибәрелде, республика өчен ул җиденче булды. Бу инициатива Россия Президенты Владимир Путин 2022–2031 елларга игълан иткән Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында оештырылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев