Татарстан абитуриентлары Россиянең медицина ВУЗларына кергәндә өстәмә баллар ала ала
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Синең медицинагә адымнарың» дигән һөнәри юнәлеш бирү проектын башлап җибәрә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Әлеге проект киләчәк абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина ВУЗына укырга кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирәчәк.
Проект Татарстанда 7 февральдән 13 февральгә кадәр узачак «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.
Өстәмә биш балл алу өчен, 2026 ел абитуриенты түбәндәге адымнарны үтәргә тиеш:
— 7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
— медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
— хирург Александр Вишневский турында видеофильм карарга;
— Вишневский турындагы видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирергә.
«Өстәмә биш балл абитуриентка максатчан квота кысаларында укырга кабул итү конкурсында катнашкан очракта биреләчәк», – дип аңлаттылар КДМУда.
Иртә һөнәри юнәлеш бирү «Кадрлар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фото: пресс-служба КГМУ
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев