Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган хоккейчының әтисе үлеменнән соң тикшерү башланды

Полициядә 51 яшьлек Андрей Мичковның (танылган 18 яшьлек хоккейчы Матвей Мичковның әтисе) үлеменнән соң тикшерү башланган.

– Ир-атның үлеме факты буенча тикшерү үткәрелә, — дип хәбәр иткән «Российская газетага» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Сириус Павел Комолов.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Андрей Мичковны Старообрядческий урамындагы буада үле килеш тапканнар. Хәзер аның анда ничек эләгүен тикшерүчеләр ачыклый.

Андрей Мичков Россия җыелма командалары системасының скауты була. Ул 18 яшьлек «Сочи» хоккей клубы һәм Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Матвей Мичковның әтисе. Яшь хоккейчы үз яшендәгеләр арасында дөньядагы иң талантлы уенчыларның берсе булып санала.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев