Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рухы шат, урыны җәннәттә булсын: Рокыя Бикмуллина истәлегенә

Әниебез газетаның һәр санын көтеп ала, башыннан ахырына кадәр укып чыга иде. Районыбызда һәм шәһәребездә булган вакыйгаларны яктыртып килүче редакция хезмәткәрләренә дә һәрчак рәхмәт укыды. Олы яшенә карамастан, соңгы елларда үзе дә мәкаләләр язып, тормышындагы гыйбрәтле истәлекләр белән уртаклашты...

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

23 апрель көнне «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә барасым килде. Ни өчен икәнен аңлатыйм әле.

23 апрель – Васильево бистәсендә яшәгән әниебез Рокыя Бикмуллинаның туган көне. Ел саен без әнине котлап, ул яратып укыган «Яшел Үзән» газетасына котлау бирә идек. Аның иң матур фотосурәтен сайлап куярга тырыша идек. И-и, сөенә иде шул әниебез газета битендә үзенең фотосын күргәч.

Әниебез район газетасына озак еллар язылып килде. Безне дә һәрвакыт контрольдә тотты. «Язылмыйча калмагыз! Әтиегез – Нурулла Кәлимулла улы – бу газетаны ачар өчен бик күп тырышлык куйды. Ябылмасын, язылучылар күп булсын», – дип әйтә иде. Үзенең өлкән яшьтәге дусларын да газетадан аерылмаска өндәде, хәтта кайберләренә бүләк итеп тә яздырып куя иде.

Газетаның һәр санын көтеп ала, башыннан ахырына кадәр укып чыга иде. Районыбызда һәм шәһәребездә булган вакыйгаларны яктыртып килүче редакция хезмәткәрләренә дә һәрчак рәхмәт укыды. Олы яшенә карамастан, соңгы елларда үзе дә мәкаләләр язып, тормышындагы гыйбрәтле истәлекләр белән уртаклашты.

Кызганыч, әниебез 25 мартта безнең арабыздан китеп барды. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Шуңа күрә бу көннәрдә аны искә алып, күңелебездәге якты хатирәләр белән бүлешәсебез килде.

Әниебез безнең өчен һәр яктан үрнәк. Тормыш юлы җиңел булмаса да, ул беркайчан да зарланмады. Әтиебез белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерде. Нинди генә авырлыклар очраса да, бирешмәде, һәрчак оптимист булып калды. Кечкенә генә уңышка да сөенә, тормыштагы матурлыкны күрә белә иде.

Һөнәре буенча ул фельдшер-акушер буларак кешеләргә ярдәм итте, күп сабыйларның дөньяга аваз салуына сәбәпче булды. Күпкырлы, зыялы шәхес иде ул. Спорт, сәясәт, тормыш турында сөйләшсәң дә – һәр темага үз фикерен белдерде.

Көн дә кулында Коръән булды. Күзләре талса да, кроссвордлар чишәргә яратты. Бәйләү, кул эшләре белән мавыкты. Бар эшне дә җиңел генә башкарып чыга иде. Кирәк чакта киңәш бирде, балаларны бик яратты.

Әле тагын бик күп истәлекләр күңел түрендә саклана. Эх, быел да туган көне белән котлыйсы иде…

Алия Шәвәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев