Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКСтагы рәсми каналында хәбәр иткәнчә, Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов аңа дуслык билгесе итеп ике алабай җибәргән.
Фото: Татарстан Рәисенең МАКСтагы рәсми каналы
«Хәзер Акдусның дуслары бар – Алабай һәм Аладжа! Төрекмән халкы лидерына зур рәхмәт! Алабай Төрекмәнстанның милли горурлык символы булып санала. Мондый бүләк алу – безнең өчен зур хөрмәт. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» – дип язылган хәбәрдә.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың МАКСтагы рәсми каналы
Нет комментариев