Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коррупциягә каршы көрәштә көчләрне берләштерергә чакырды

Рәис Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Коррупциягә каршы көрәш көне белән котлады һәм аңа каршы көрәштә көчләрне берләштерергә өндәде.

Фото: rais.tatarstan.ru

"9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Коррупция, икътисадый процессларны бозып һәм социаль гаделлекне какшатып, тормышыбызның барлык өлкәләренә сизелерлек зыян китерә. Нәкъ менә шуңа күрә бу күренешкә каршы тору – барлык дәрәҗәләрдәге дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Татарстан коррупциягә каршы көрәш буенча гомумроссия системасына, эзлекле рәвештә комплекслы якын килеп, үз өлешен кертә: дәүләт идарәсен цифрлаштырудан алып мәгълүматның ачыклыгын һәм җәмәгать контролен көчәйтүгә кадәр. Халыкның хокукый белемен арттыруга һәм цифрлы грамоталылыгын күтәрүгә аерым игътибар бирелә.

– Коррупцияне профилактикалау эше һәр гражданның актив катнашыннан башка мөмкин түгел. Көчләрне берләштереп кенә без коррупциягә каршы нәтиҗәле механизмнар һәм, гомумән, үзара мөнәсәбәтләрнең ышанычка һәм җаваплылыкка нигезләнгән яңа мәдәниятен формалаштыра алачакбыз. Ышанам ки, намуслылык, гаделлек һәм законлылык принципларына безнең уртак таянычыбыз нәтиҗәсендә Татарстан алга таба да ышанычлы рәвештә үсәчәк, Россиянең терәк һәм динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе буларак үз позицияләрен ныгытачак, – ди Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев