Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Иван Купала бәйрәме белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын бүген республиканың Яшел Үзән районында узган Иван Купала бәйрәме белән котлады. Бу хакта ул МАХ платформасындагы үз каналында язды.
Ул Иван Купала бәйрәменең славян халыкларының борынгы бәйрәме булуын билгеләп үтте. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда һәрвакыт төрле халыкларның мәдәни традицияләренә хөрмәт белән карыйлар, ә халык бәйрәмнәрен үткәрүгә бәйле күпгасырлык йолаларны саклау уртак мөһим бурыч булып кала.
Татарстан Рәисе республика халкына бу көнне туганнары һәм якыннары, дуслары белән күңелле итеп үткәрергә теләде.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев