Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Район хастаханәсендә вакытлы чикләүләр кертелә

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә грипп һәм ОРВИ буенча карантин игълан ителү сәбәпле вакытлы чикләүләр кертелә.

Грипп һәм башка ОРВИ белән чирләүчеләр саны арту сәбәпле Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең структур бүлекчәләрендә 11нче декабрьдән чикләү чаралары кертелде.

Игътибар итегез:

  • Стационарларга килүчеләрне кертү чикләнә.
  • Барлык килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен маска кию мәҗбүри.
  • Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез: кулларыгызны юыгыз һәм антисептиклар кулланыгыз.
  • Грипп һәм ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә (югары температура, йөткерү, томау) табибка мөрәҗәгать итегез яки табибны өйгә чакыртыгыз.

Әлеге чаралар пациентларның һәм медицина персоналының сәламәтлеген һәм иминлеген яклауга юнәлдерелгән.

Үзегезне һәм туганнарыгызны саклагыз!

Аңлавыгыз өчен рәхмәт!

ЗЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев