«Мирный» сәүдә үзәге бинасында янгын чыккан
24 – 30 ноябрьдә янгын сүндерүчеләргә 10 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 2се ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Королев урамының 1А йортында урнашкан «Мирный» сәүдә үзәге бинасының 1нче катындагы бәдрәфтә янгын ут төртүдән чыккан дип якынча нәтиҗә ясалган. Ярты метр мәйданда бәдрәфкә зыян килгән. Разведка барышында 50 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Бөтен җиргә төтен тулган.
Осиновоның «Автомобилист» гаражлар җәмгыятендә бер гаражда, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан янгын чыккан. Бу очракта гаражның 2 квадрат метрына зыян килгән.
Просторная урамындагы бер йорт мунчасында янгын мичтән чыккан булган. Утны хуҗалары янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үзләре юкка чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев