Махсус операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» икенче чемпионатына 870 гариза килгән
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча уздырыла торган «Абилимпикс» икенче чемпионатында катнашу өчен бүгенге көндә 870 гариза бирелгән.
Бу хакта Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрүгә әзерлек комитеты утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
– Агымдагы елның июнь аена без икенче чемпионатны планлаштырабыз. Бүгенге мәгълүматларга караганда, Россия Федерациясенең 86 төбәгеннән 870 гариза килде. Бу чара – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен иң кирәкле юнәлешләрнең берсе, – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.
Искәртеп узарга кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат Казанда 2025 елның җәендә узган. Анда катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә көч сынашты, яңа юнәлешләр үзләштерде, киләчәктә тыныч тормышка адым ясау мөмкинлекләре алды. Ярышларда Татарстаннан 25 кеше катнашкан, шуларның 16сы финалга эләккән.
Ләйлә Фазлыева шуны да ассызыклады: адаптив физик культура белән шөгыльләнү, шулай ук паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү – махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү системасының мөһим өлеше булып тора. Аның сүзләренчә, монда бары спорт кына түгел, ә тулы канлы тормышка кире кайту, үз-үзеңә булган ышанычны ныгыту, читкә ярдәм итү кебек кыйммәтләр дә бар.
«Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үсешен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев