Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мамадыш-Әкилдә яшәүченең зур суммадагы акчасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 23 җинаять теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 15е – шәһәрдә, 8е районда булган. 7 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 үтерү, 14 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

Октябрьский бистәсенең «Щурячий» бакчачылык җәмгыятендә бәхәс чыгып, билгесез зат бер ширкәт эшчесе – 39 яшьлек ирне бик каты кыйнаган. Моның буенча Казанда яшәүче 45 яшьлек ир шик астына алынган.

Төзүчеләр проспектындагы кибеттән 10 мең сумлык товар урлаганнар. Моның буенча Казанда яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.

Мамадыш-Әкилдә яшәүче 54 яшьлек ир хәбәр итүенчә, аның банк картасыннан билгесез зат 94438 сум акчасын урлаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев