Мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада узды
ГТО комплексының еллыгын билгеләп үтү белән беррәттән, мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада да узды.
Бу чара укытучыларга үзләренең спорттагы казанышларын күрсәтергә, физик культурага битараф булмауларын расларга менә дигән мөмкинлек бирде.
Матур һава торышы һәм яхшы әзерләнгән чаңгы трассасы ярышларны уздыру өчен бик уңай шартлар тудырды. Шәһәребездән һәм районыбыздан якынча 25 мәгариф оешмасы үз командаларын җыйды. Бу – командалык рухының, бер-береңә терәк булуның ачык мисалы.
Барлык катнашучыларны да югары нәтиҗәләр һәм ГТО нормативларын уңышлы үтәүләре белән котлыйбыз! Мондый чаралар һәркемне илһамландыра, уңай энергия белән баета. Афәрин, шушы рухта алга таба да дәвам итегез!
️Яшел Үзән районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев