Легендар җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны билгеле
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, легендар татар җырчысы Илһам Шакировка һәйкәл кую урыны һәм аның авторы билгеле булды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Бу сквер бөек җырчының исемен узган елның апрелендә – Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан алган иде.
Һәйкәлнең авторы – скульптор Денис Мельников. Ул конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган атнада Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм филармония вәкилләре Илһам Шакиров скверында күчмә утырыш үткәргән. Утырыш нәтиҗәләре буенча Шәһәр үсеше институтына скверның архитектура планын әзерләргә кушылган.
Денис Мельников – Казан өчен яңа исем түгел. Ул күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсе. Скульпторның тагын бер эше Белгород өлкәсендә урнашкан. Захар Карамян белән автордашлыкта сугыш темасына иҗат ителгән бу хезмәт «Таганнар» («Качели») дип атала.
Әйтергә кирәк, Казанда Илһам Шакиров исеме белән бәйле берничә урын бар. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең өч мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы легендар җырчы исемен йөртә. Николаев урамында, җырчы 1974-2005 елларда яшәгән 5нче номерлы йортта, истәлек тактасы урнаштырылган. Шәһәр урамнарының берсе Илһам Шакиров исеме белән аталган. Казанда аның исемен йөрткән музыка мәктәбе дә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев