Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Лаеш районында татар теле укытучылары бәйгесе узды

Бүген Лаеш районында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды.

Зеленодольск районын әлеге мәртәбәле бәйгедә муниципаль этап җиңүчесе – Осиново авылы В.В. Карпов исемендәге лицей укытучысы Заляева Кадерия Равиловна тәкъдим итте.

Бәйге кысаларында укытучылар жюри әгъзаларына ачык дәресләр һәм осталык дәресләре күрсәттеләр.

Зона этаплары республикада 2026 елның 20 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр тугыз зонада үтә.
Барлыгы бәйгенең зона этапларында татар теле һәм әдәбияты буенча 54 укытучы катнаша. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 20 педагог финалга чакырылачак.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең финалы март аенда Казанда узачак. Абсолют җиңүче Татарстан данын Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә – «Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы» конкурсында яклаячак.

Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев