Күңел тулды, бушатмыйча булмый
Җәмәгать урынында канәгатьсезлек күрсәтеп йөрмәдем.
Кайттым да язарга утырдым. Ә йөрүчеләр бар.
Сүзем күп функцияле үзәк – МФЦ турында.
Аны башта халык өчен уңайлы, бөтен хезмәт «бер тәрәзә»дән күрсәтеләчәк диделәр. Шуңа хәзер безне ни пенсия фондында (хәзер социаль фонд), ни башка дәүләт учреждениесендә кабул итмиләр. Әмма сез андагы мәхшәрне күрсәгез икән, кеше өстендә кеше, билләһи! Миңа кирәк булгач өч тапкыр барырга туры килде. Беренчесендә чиратта 265нче идем. Кайтып киттем. Икенче көнгә чиратка язылырга мөмкин булуын ишеткәч, тагын барып талон алдым. Өченче бару да уңышлы гына килеп чыкмады, талонда вакыты язылган булса да, тагын 1 сәгатьтән артык көттем.
Шаккатам: ни өчен бездә бернәрсә дә халык өчен эшләнми икән соң ул? Тормыш җайланган, компьютерлар күбәйгән саен чиратлар озыная. Кибетләрдән үрнәк алсыннар иде, чират аларда 5 кешедән артмаска тиеш. Моны бәлки тәрәзәләрне арттырып хәл итәргәдер?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев