Күгеш мәдәният йорты территориясендә «Без — хыялыйлар» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы узды
Яшәеш

Күгеш мәдәният йорты территориясендә «Без — хыялыйлар» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы узды

Асфальтта — балачак хыяллары!

1 июль көнне Күгеш мәдәният йорты территориясендә «Без — хыялыйлар» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Һава торышы да сынатмады — якты кояш безне сөендереп торды.

Рәсемнәрнең темасы ирекле иде, шуңа күрә һәр эш үзенчәлекле һәм кабатланмас булып чыкты. Балалар төсле акбурлар белән үз хыялларын асфальтка күчерделәр:

  • Кемдер чиксез космосны сурәтләде,
  • Кемдер яраткан йорт хайванын ясады,
  • Кайберәүләр үз патриотик хисләрен белдереп, Россия флагын сурәтләде,
  • Кемдер якты йорт, ә кемдер челтерәп аккан елга ясарга булды.


Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм бай фантазияләрен тулысынча күрсәтә алдылар. Нәниләребезнең шатлыгының чиге юк иде!

#КүгешМәдәниятЙорты


Нет комментариев