Кичә Яшел Үзәндә Рамил остаз җитәкчелегендәге сәяхәт бик кызыклы үтте
Яшәеш

Кичә Яшел Үзәндә Рамил остаз җитәкчелегендәге сәяхәт бик кызыклы үтте

Балалар белән бергә урман буйлап 7-8 км үтеп, тирә-юнебездәге Аллаһы Тәгаләнең могҗизалы билгеләре белән таныштылар.

Аннары пикник оештырып, балалар сосискалар кыздырды, шаурмалар әзерләп, озак җәяү йөргәннән соң рәхәтләнеп сыйланды.

🍃Табигатьтә балалар бик җиңел һәм табигый «терелә», «җанлана», тирә-юнь дөньяга күбрәк кызыксыну күрсәтә башлый.

Сәяхәт - балаларның гармонияле үсеше өчен бик яхшы мәйданчык!


Нет комментариев