Алар – «Фольксваген» автомобиленең 49 яшьлек машина йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры.
Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмадан күренгәнчә, машиналарның берсенең багажнигы нык бәрелгән. Вакыйга урынында бер үк вакытта өч бригада табиб эшләгән.
«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бәрелеш Мамадыш тракты, 55нче йорт адресы янәшәсендә булган. Кроссовер йөртүчесе алда барган автобус, «Киа» һәм «Фольксваген» автомобильләренә бәрелгән.
«Фольксваген» автомобиленең 49 яшьлек машина йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры имгәнгән.
Татарстан 24
Нет комментариев