Казанда табиблар беренче тапкыр кайнар химиотерапия методын кулланып, пациентны коткардылар
Онкологик диагнозлар еш кына хөкем кебек яңгырый. Ләкин кайвакыт, иң авыр очракларда да, фән һәм хирургия бары тик бер мөмкинлек кенә түгел, ә конкрет көрәш коралы тәкъдим итә. Татарстанда бу коралны беренче тапкыр кулландылар.
Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында (РКОД) HIPEC технологиясе – эч эченә гипертермик химиотерапия ярдәмендә операция башкардылар. Белгечләр арасында аны «кайнар химиотерапия» дип тә атыйлар.
Пациенткага 38 яшь. Хатын-кызга «эч псевдомиксомасы» диагнозы куелган. Бу – сирәк, агрессив һәм мәкерле авыру. Күп очракта ул сукыр эчәге яман шеше авыруыннан башлана, ә аннары метастазлар эч куышлыгына тарала. Вакыт узу белән алар эчтәге бөтен органнарны чорнап алалар, эчәклекне кысалар, органнарга зыян салалар. Гади химиотерапия еш кына монда көчсез.
Пациентны коткару өчен РКОД хирурглары һәм Блохин исемендәге НМИЦ онкологиясе белгечләре көрәште.
Беренче этап — циторедуктив операция. Хирурглар авырудан зыян күргән барлык элементларны кисеп ала. Бу юлы алар зур майлык (большой сальник) һәм эчәкнең бер өлешен кисеп ала.
Шешнең тамырларын юк итү максатында «кайнар химиотерапия» методын кулланырга да карар кылына.
Пациентның эч куышлыгына махсус торбалар аша химиопрепарат эремәсе кертәләр. Ул +42 градуска кадәр җылытыла. Бер ярым сәгать дәвамында бу «кайнар су» эчтә әйләнеп йөри, эчнең һәр миллиметрын юдырта, иң тар урыннарга да үтеп керә.
Ни өчен препаратны җылыталар? Чөнки югары температура химиотерапияне шеш күзәнәкләренә каршы эффектив итә. Шул ук вакытта сау тукымалар азрак интегә. Бу ысул бөтен организмга түгел, ә нәкъ билгеле урынга тәэсир итәргә мөмкинлек бирә.
Гомуми алганда, операция сигез сәгать дәвам итә. Ул уңышлы уза. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, пациент үзен яхшы хис итә, әлегә табиблар күзәтүе астында. Бу ысул республикада беренче тапкыр кулланылды.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев