Казанда 230 яңа сигнал бирү җайланмасы урнаштырылды
Казанда 230 яңа сигнал бирү җайланмасы урнаштырылды. Хәзер сирена тавышын шәһәр халкының күпчелеге ишетә алачак.
Хәзерге вакытта сиреналар Татарстан башкаласы территориясенең 70 процентын колачлый. Якын арада тагын 150–160 җайланма системага тоташтырылачак. Шул очракта колачлау күләме 90 проценттан артып китәчәк. Бу хакта «Республика Татарстан» басмасына Казан башкарма комитетының гражданнар яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләгән.
Искәртеп узабыз, яңа җиһазлар турында шәһәр халкы 10 апрель төнендә белде — шул төндә ике тапкыр «Ракета куркынычы» игълан ителгән иде. Сиреналардан тыш, кешеләр тавышлы язма да ишеткән: анда куркынычсыз урынга барырга, күршеләрне кисәтергә һәм утны сүндерергә кушыла.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев