Казан Кремленең Спас манарасында җил сәгатьнең бер телен ишеп төшергән. Укны реставрациядән соң инде иртәгә, 30 апрельдә, кире урнаштырачаклар.
Фото 29 апрельдә иртәнге 9.10 да ясалды.
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев / «Татар-информ»
«28 апрельдә җилнең көчле исүе нәтиҗәсендә Спас манарасы сәгатенең бер теле циферблат валыннан аерылып төште. Хәзерге вакытта ул реставрациядә, урнаштыру 30 апрельгә планлаштырылган», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Казан Кремле» музей-тыюлыгының маркетинг бүлеге.
Татарстанда 27 апрельдә көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Җилнең тизлеге 26 м/с җиткән, ул электр чыбыкларын өзгән, навеслар һәм агачларны аударган.
Гидрометцентр мәгълүматлары буенча, бүген, 29 апрельдә дә, республика территориясендә җилле һава торышы сакланачак.
Татар-информ
Нет комментариев