Казан имамы: кешене чит җирдә күмүнең хөкемен аңлатты
Кешене ул вафат булган җирдә күмү яхшырак.
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Кешене үлгән җирендә күмү яхшырак дигән кагыйдә бар. Әйтик, сез кайдадыр ял итәргә бардыгыз, һәм шунда хәвеф-хәтәр килеп чыкты, ди. Бу очракта кешене шул җирдә, шул махалләдә күмү, ә мәетен алып кайтмау хәерлерәк», – диде Хәйруллин.
Имам әгәр кеше туган якларыннан ерак түгел җирдә яшәп, шунда вафат булса, бу очракта аны туган ягында күмүнең дә рөхсәт ителүен өстәде.
«Әгәр якыныгыз аны авылга алып барып, авылда күмүне васыять иткән икән, авылда күмегез. Ләкин яшәгән вакытта шул авылга йөреп торырга тырышыгыз, чөнки күп авылларда чит кешеләрне кертмиләр. Кеше шунда туып үскән булса да, әгәр бик күптән авылга кайтмаса, ул урындагылар өчен читкә әйләнгән булырга мөмкин. Шуңа күрә бу авылга йөреп торырга тырышыгыз», – дип билгеләде ул.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев