Яшүсмерләргә тәүлек әйләнәсе психологик ярдәм күрсәтелә
Яшәеш

Яшүсмерләргә тәүлек әйләнәсе психологик ярдәм күрсәтелә

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Беренчеләр хәрәкәте»нең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Сөйләшикме?» адреслы психологик ярдәм хезмәте эшли башлавын хәбәр итә.

Фото: ясалма интеллект

Бу – хәрәкәтнең һәрбер катнашучысы белгечкә үзен борчыган сорауларны яшерен һәм бушлай рәвештә бирә алган имин мохит.

«Сөйләшикме?»нең үзенчәлекләре:

  1. Тәүлек әйләнәсе мөмкинлек: Ярдәм сорап көннең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә була.
  2. Сер саклау һәм иминлек: Аралашу яшерен рәвештә уза.
  3. Ярдәм нәкъ хәзер һәм монда: Сессия 45 минут дәвам итә – бу хәлне анализлау, ярдәм күрсәтү һәм юл табу өчен җитәрлек вакыт. Хезмәт озак дәвамлы терапияне алыштырмый, әмма кирәкле вакытта тиз арада ярдәм итә.
  4. Мөрәҗәгатьләр саны чикләнмәгән: Яшүсмергә кирәк кадәр күп тапкыр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
  5. Темаларның киң спектры: Белгечләр хәзерге яшьләрне еш борчыган сорауларны тикшерергә әзер: яшьтәшләре һәм әти-әниләре белән мөнәсәбәтләр, буллинг, стресс һәм борчылу, үз-үзеңне табу, конфликтлар, хистойгылар һәм шәхси кичерешләр. Яшүсмергә ничә яшь булуы мөһим түгел, монда ул ачыктан-ачык сөйләшә, үзенә, дустына, укытучысына яки хез мәттәшенә бирә алмаган сорауларны бирә ала.

Тулырак мәгълүматны шушы сайт аша алырга була: https://поговорим.будьвдвижении.рф


Нет комментариев