Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшьләр Тукайны укый: сүз һәм рух тантанасы

А.П. Гайдар исемендәге Үзәк балалар модель китапханәсендә узган «Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм әдәби-мәгърифәтчелек акция-конкурсының муниципаль этабы чын мәгънәсендә рухи бәйрәмгә әверелде.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Әлеге күркәм чара Яшел Үзән районының төрле почмакларыннан килгән яшь нәфис сүз осталарын – шәһәр һәм авыл китапханәләренең иң актив, иң иҗат сөюче укучыларын бер сәхнәгә җыйды.

Бу көнне китапханә залы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләре, рухы белән тулыланды. Аның шигырьләре балаларның саф күңелләреннән агылып, ихласлык, тирән мәгънә һәм нечкә хисләр белән яңгырады. Һәр чыгышта – сабыйларча пакълык та, сәнгатьле фикерләү дә, сүзгә карата зур ихтирам да чагыла иде.

Яшел Үзән, Норлат, Васильево, Белое Безводное, Зур Ключи, Бишнә, Олы Ачасыр һәм башка торак пунктлардан килгән катнашучылар тамашачыларны үзләренең артистлык осталыклары белән генә түгел, ә Тукай иҗатын тирәнтен аңлап, йөрәк аша үткәреп җиткерә белүләре белән дә сокландырды.

Жюри рәисе, район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Новикова болай дип билгеләп үтте:

— Бу гади генә конкурс түгел – бу Тукай сүзе белән очрашу, рухи якынлашу. Балалар шигъриятне тоеп укый, аны күңелләре аша үткәрә белә.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Ульданова-Баязитова да чараның әһәмиятен ассызыклады:

– Мондый конкурслар – безнең мәдәни мирасыбызны саклауның һәм аны яшь буынга тапшыруның иң күркәм юлларының берсе. Тукай иҗатына кызыксыну кимеми, киресенчә, елдан-ел арта бара.

Шагыйрә, «Юла» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Алёна Жилкина исә болай дип өстәде:

— Кайбер чыгышлар күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Балалар арасында гаять зур иҗади потенциалга ия булганнар бар һәм бу – безнең киләчәгебез өметле дигән сүз.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри иң көчле нәфис сүз осталарын билгеләде.

Гран-прига Зур Ключиның 16нчы номерлы китапханә филиалы укучысы, 8 яшьлек Эльвина Ибраһимова лаек булды. Аның «Су анасы» әсәрен башкаруы ихласлыгы, тирәнлеге һәм югары дәрәҗәдәге сәнгатьлелеге белән аерылып торды, тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.

Кече яшь төркемендә (7–13 яшь):

1 урын – Әдилә Әхмәтова (8 яшь), «Бала белән Күбәләк», Яшел Үзән, 48нче номерлы китапханә филиалы;

2 урын – Ризат Сабиров (10 яшь), «Милли моңнар», 42нче номерлы Милли туган якны өйрәнү китапханәсе филиалы;

3 урын – Александр Щитников (9 яшь), «Яз билгеләре», Яшел Үзән, А.П.Гайдар исемендәге Үзәк балалар модель китапханәсе.

Өлкән яшь төркемендә (14–35 яшь):

1 урын – Хәдиҗә Шәмсетдинова (18 яшь), «Шүрәле», 17нче номерлы Васильево китапханәсе филиалы;

2 урын – Исламия Вәлиуллина (14 яшь), «Милли моңнар», 15нче номерлы Олы Ачасыр китапханәсе филиалы;

3 урын — Нәфисә Закирова (14 яшь), «Бәйрәм бүген», 8нче номерлы Норлат китапханәсе филиалы.  

Әлеге конкурс, чыннан да, әдәбиятның тылсымлы дөньясына алып кергән зур бер бәйрәм булды. Һәр чыгышта – хис, йөрәк җылысы, сүзгә мәхәббәт һәм туган мәдәнияткә тугрылык чагылды.

Хәзер, исә, Гран-при иясе Эльвина Ибраһимова район данын республика этабында яклаячак. Аңа илһам, уңышлар һәм яңа иҗади биеклекләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев