Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә яшүсмер кыйммәтле «Ягуар» автомобилен бәрдергән
Узган атнада 137 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
23ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән юл-транспорт фаҗигаләре чыкмаган. 5 автомобильче исерек килеш тотылган.
Васильевоның Ленин урамында 17 яшьлек яшүсмер, транспорт чарасын йөртүгә хокукы булмаган килеш, «Фольксваген Поло» автомобилендә (каршеринг) идарә итүне югалтып, басып торган «Ягуар» автомобилен бәрдергән. Автомобильне арендага аның дусты алган булган. Бу юл-транспорт вакыйгасында беркем дә имгәнмәгән, әмма автомобильләргә зыян килгән. Бу яшүсмергә карата административ материал төзелгән. Аны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев