Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Йолдызлык» балалар бакчасында «Тел ачкычлары» бәйгесенең финал этабы узды

27 февральдә Яшел Үзәннең «Йолдызлык» («Созвездие») балалар бакчасында «Тел ачкычлары» төбәкара бәйгесенең финал этабы узды, ул унберенче тапкыр үткәрелде.

Быел конкурс күренекле галим, язучы һәм татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде.

Чара башында бәйгедә катнашучыларга «Йолдызлык» балалар бакчасы педагоглары тарафыннан «Каюм Насыйри мирасы» әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Төп рольне, галим ролен, исә бакчага йөрүче баланың әтисе Биктаһиров Илнар Фәрит улы башкарды.

Шунысы куанычлы, быел бәйгедә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү мәгариф учреждениеләреннән 33 бала катнашты. Финалга 11 катнашучы узды, алар арасында Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Биектау районы балалар бакчаларына йөрүче балалар. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-Прига «Антошка» 11нче балалар бакчасына йөрүче Гайнуллина Зәмирә ия булды.

Конкурска хөрмәтле кунаклар – Татарстан Республикасы халык артисты Зөһрә Шәрифуллина һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Халимов Азат Мөхәррәм улы чакырулы иде. Алар бәйгедә катнашучылар һәм чарага килгән кунакларга татар халык җырын бүләк итте.

Чараның кульминациясендә гадәттәгечә «Туган тел...» татар халкы гимны башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев