Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә «Карга боткасы» узды
15нче мәктәптә язның иң күңелле һәм борынгы бәйрәмнәренең берсе — «Карга боткасы» узды.
Мәктәбебезнең «Мәктәп энҗеләре» түгәрәге җитәкчеләре Гатауллина Р.Г. һәм Гаффарова Р.М. бу көнне чын әкияткә әйләндерделәр.
Татарча көйләр астында 2 «Б» сыйныфы укучылары яз һәм кошлар турында шигырьләр сөйләде, ә 6 «В» сыйныфы укучылары үзләренең дәртле биюләре белән барчабызны куандырды.
Ботка пешкән арада балалар татар халык уеннарын уйнап күңел ачтылар. Иң дулкынландыргыч мизгел — тәмле боткадан авыз итү булды! Кошларны да онытмадык: ботканың бер өлеше канатларында яз китерүче дусларыбызга калды.
Рәхмәт сезгә, кошкайлар! Яз мөбәрәк булсын!
Гөлназ Рәшитовна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев