Яшел Үзәндә хәрби хәрәкәтләр ветеранын кыйнаганнар
9 – 15 мартта эчке эшләр бүлегендә 23 җинаять теркәлгән.
Шуларның 16сы – шәһәрдә, 7се районда булган. 8 җинаять ачылган. 7се – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 9 урлау, 7 мошенниклык булган.
Травматология бүлегенә баш мие җәрәхәте белән 56 яшьлек хәрби хәрәкәтләр ветераны мөрәҗәгать иткән. Аны МХОда хезмәт итүче 54 яшьлек Ленинградта яшәүче һәм МХОдан яралануы аркасында комиссовать ителгән 49 яшьлек яшел үзәнле кыйнаган.
Осиновоның Садовая урамындагы кибеттән 8 мең сумлык товар урлап чыкканнар. Моның буенча Казанда яшәүче 32 яшьлек ир шик астына алынган.
Билгесез затлар, «Шкода Октавия» автомобилен сатып алу сылтавы белән, Яшел Үзәндә яшәүче 40 яшьлек ирнең 227 мең сум акчасына ия булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев