Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә МХОда һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Яшел Үзәндә Ватан Геройлары көнендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ЗМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин, «Боевое Братство» вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Указы буенча Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде:

  • рядовой Шәрәфетдинов Әхәт Рәшит улы

Бүләкне әнисе Ольга Рәшид кызы Кановалова кабул итте.

  • рядовой Бисенов Айрат Марат улы

Бүләкне Диана Николаевна Галиуллина кабул итте.

  • рядовой Юсупов Рамил Равил улы

Бүләкне әнисе Гөлүсә Рәис кызы Юсупова кабул итте.

  • рядовой Корочкин Владислав Александрович

Бүләкне Нина Александровна Корочкина кабул итте.

  • рядовой Гомәров Рамил Наил улы

Бүләкне тормыш иптәше Ләйсән Әдһәм кызы Гомәрова кабул итте.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде:

  • кече сержант Асафов Никита Михайлович

Бүләкне тормыш иптәше Асафова Ольга Леонидовна кабул итте.

Геройларга мәңгелек дан! Илебезнең чын улларын тәрбияләгән гаиләләр алында баш иям!
 

Михаил Афанасьев, Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев