Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә туңдырма фабрикасы төзеләчәк

Быелның март аенда Яшел Үзән районында туңдырма җитештерү буенча «Славица» фабрикасы төзелә башлаячак, дип сөйләде хисап сессиясе утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе сүзләренчә, яңа производствога инвестицияләрнең гомуми күләме 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Фабрика «Тура 2.0» паркында төзеләчәк.

Яңа индустриаль парк М7 трассасында, Осиноводан юл аша, Казанның «Салават Күпере» микрорайоны һәм Идел-Кама тыюлыгы янында урнашачак.

Сәнәгать объектының төп өстенлекләренең берсе – транспортта йөрү мөмкинлеге. Мәйданчыкка М7 федераль трассасыннан килү юллары бар, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләре якын.

«Тура 2.0» резидентлары булып КАМАЗ, «Мегастрой», «Нәфис Косметикс», «Славица» туңдырма фабрикасы, «Эшлекле линияләр», индустриаль девелопер PNK group була ала.

2030 елга инвестицияләрнең көтелгән күләме 25 млрд сум тәшкил итә.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев