Яшел Үзәндә славян халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе - Иван Купала узды
Яшел Үзән бу көннәрне кабат дуслык һәм бердәмлек үзәгенә әверелде! Борынгы славян халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе - Иван Купала быел да меңләгән кунакны бер мәйданга җыйды.
Яшел Үзәнгә Татарстанның төрле почмакларыннан гына түгел, Сербиядән, Беларусьтән һәм Россиянең күрше төбәкләреннән дә кунаклар килде. Ут белән суны, җыр белән биюне, гореф-гадәтләрне берләштергән бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар да катнашты. Алар арасында - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе Фәрит Мөхәммәтшин.
Милләтләрне дуслык күперләре белән тоташтырган әлеге күркәм бәйрәмнең иң матур мизгелләре - безнең видеода!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев