Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә криминал хроникасы: Сак булыгыз, мошенниклар!

Эчке эшләр бүлегендә 26 җинаять теркәлгән. Шуларның 21е – шәһәрдә, 5есе районда булган. 11 җинаять ачылган, шуларның 9ы – «кайнар эздән». 2 талау, 15 урлау, 7 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять теркәлгән.

Фото: "ЯҮ" архивы

▶ Комаров урамындагы кибеттән бер шешә үсемлек мае урлаганда, Яшел Үзәндә яшәүче, элек хөкемдә булган 31 яшьлек ир-ат тоткарланган.

▶ Билгесез зат, акчаларны декларацияләү һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итү сәбәбе белән, имеш, Ватанга хыянәт итүдә гаепләнүе турында ялган мәгълүмат биреп, 22 яшьлек студент гаиләсенең 1 миллион сум акчасын үзләштергән. Акчаны зыян күрүче Казан шәһәрендәге Островский урамында курьерга тапшырган.

▶ Билгесез зат, акчаны саклап калу тәкъдиме белән алдап, 65 яшьлек яшел үзәнленең 379 мең сум акчасын урлаган.

▶ Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Гайдар урамында үткәрелгән тикшерү барышында 30 яшьлек Үзбәкстан гражданы идарә иткән автомобильне туктаткан. Тикшерү вакытында аңардан сату өчен әзерләнгән 9,17 грамм наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев