«Коммуналь хуҗалык» МУП хезмәткәрләре даими рәвештә түбәндәге эш комплексын үти:
- юлларны кардан чистарта,
- тротуарларны, паркларны, социаль объектларга керү юлларын чистарта,
- юлларга һәм баскычларга махсус катнашма сибә.
Бүгенге көндә шәһәрдә 21 кеше һәм 16 берәмлек техника эшли.
Сез дә "Коммуналь хуҗалык" телефоны номеры буенча (84371)3-11-21 яки идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
Юлларда игътибарлы булуыгызны һәм кар чистарту техникасы эшенә комачаулый торган урыннарда транспорт чаралары калдырмавыгызны сорыйбыз.
Нет комментариев